Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы тарафыннан «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты гамәлгә ашырыла. Проект кысаларында су объектлары ярларын чүп-чардан чистарту буенча «Россия сулары» бөтенроссия акциясе үткәрелә, ул ил халкы арасында экологик грамоталылыкны арттыруга ярдәм итә, шул исәптән җәмәгатьчелек игътибарын су ресурсларының сыйфатын саклауга һәм яхшыртуга җәлеп итә.

Татарстан Республикасы әлеге акциядә 2019 елдан бирле катнаша һәм 2021 елдан Россия Федерациясе төбәкләре арасында лидер булып тора. Бу шимбә көнне Яр Чаллы бер үк вакытта Татарстан, Башкортостан, Удмуртия һәм Пермь краеның берничә территориясендә узачак Экологлар көненә багышланган төбәкара марафонга кушылачак.

Өмә 8:00 сәгатьтә Табеев яр буенда башлана. "Сандали" пляжына керү янында җыелу. Өмәдә 100гә якын кеше катнашачак, шул исәптән Үзәк районы, Кама буе территориаль идарәсе, 4нче балалар экология-биология үзәге тәрбияләнүчеләре, "Орион" яшьләр үзәге волонтерлары һәм башкалар.
Җомга, 2 июнь 2023, 15:41