Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Ирле-хатынлы Махнюк Михаил Федосеевич һәм Сәйдә Ибраһим кызы бриллиант туйларын билгеләп үтәләр.

Юбилярлар туристлар клубында поход вакытында танышканнар. Ә 1963 елның 1 июнендә Казанда никахлары булган.

Михаил Федосеевич озак еллар шәһәр партия комитетында инструктор булып эшли, Сәйдә Ибраһим кызы конструкторлык бюросында эшли.

Бәхетле никах елларында ир белән хатын бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр, хәзер 13 оныкның уңышларына шатланып гомер кичерәләр. Алар 60 ел буе бер-берсен яратып, хөрмәт итеп, аңлап яшиләр.

Юбилярларны ГХАТ идарәсе башлыгы Равилә Зарипова һәм Яр Чаллы шәһәре Үзәк район хакимияте башлыгы Эдуард  Фәттахов котлады.

Җомга, 2 июнь 2023, 16:18