Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллылылар Экологлар көненә багышланган төбәкара марафон кысаларында «Россия суы» бөтенроссия акциясендә катнашты. Акция 2014 елдан бирле үткәрелә, быел да искәрмә булмады. Чаллы халкы шәһәрнең өч районында елга буен җыештыру өчен җыелды. Бүген җыештыру Үзәк районы администрациясе хезмәткәрләре , Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе, «Идел буе экология компаниясе» ҖЧҖ, 4 нче балалар экология-биология үзәге, КФУның Чаллы филиалы студентлары, 53 нче мәктәп укучылары, Табеев яр буе волонтерлары белән берлектә үткәрелде.

"Шильна тамагыннан Мелекеска елгасы тамагына кадәр чистарту бара. Җыештыру эшләре бер атна дәвамында алып барыла. Бүген генә дә 300 капчыктан артык чүп-чар җыелды», - дип хәбәр итте Башкарма комитет җитәкчесенең экологик мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Насыйбуллин. Район башлыгы Эдуард Фәттахов җыештыруга беренче көн генә чыкмавын билгеләп үтте. "Узган атнада ике КамАЗ чүп-чар чыгарылды. Бу бик яхшы акция: без чүп-чарны беркем дә калдырмасын өчен мисал күрсәтәбез. Чүп-чарны алып, контейнерга ташлау өчен барлык шартлар да бар".

Активистлар тарафыннан барлыгы 300 капчык чүп- чар җыелган, шуларның 100 капчыгы пыяла һәм 75 капчыгы пластик. Акциядә 200дән артык Чаллы кешесе катнашты.

"Чаллы һәрвакыт экологик чараларга актив ярдәм итә. Без һәрвакыт Кама елгасы ярына чыгабыз, чүп җыю белән шөгыльләнәбез. Инде берничә акция узды, күп күләмдә чүп - чар җыелды, чөнки без төбәгебезнең чисталыгы өчен җан атабыз",- дип уртаклашты 4нче балалар экология-биология үзәге директоры Владимир Товма.

Шимбә, 3 июнь 2023, 10:54