Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Наил Мәһдиев коллегалары исеменнән шәһәр хуҗалыгы һәм халык көнеүрешен тәэмин итү идарәсе башлыгы урынбасары Әлфия Кондрабаевага намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерде. Ул Башкарма комитетта 10 ел эшли. "Җаваплы, намуслы кеше. Шәһәребезнең торак-коммуналь хуҗалык системасы тотрыклы эшләве өчен күп эшләр башкарды, шуңа күрә ул Татарстан Республикасында иң яхшыларның берсе булып тора. Әлбәттә, тәҗрибәле хезмәткәрне җибәрү бервакытта да җиңел түгел. Ләкин тормыш-ул тормыш", диде ул.

Әлфия Кондрабаева торак-коммуналь хуҗалык системасында калуын әйтте: "Башкарма комитетта эшләү миңа кыйммәтле тәҗрибә бирде, мин аны, алга таба да кулланачакмын. Сез монда төзегән команда өчен бик зур рәхмәт, шәһәр файдасына эшли. Без бергә эшләячәкбез, торак-коммуналь хуҗалыкта калган проблемаларны хәл итәчәкбез дип уйлыйм. Мин монда калам, шуңа күрә һәрвакыт элемтәдә булачакмын, һәрвакыт ярдәм итәргә шатмын".

Дүшәмбе, 5 июнь 2023, 10:34