Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Җәйге каникуллар вакытында 2 400 Чаллы яшүсмерен эшкә урнаштырачаклар. 2023 елда шәһәр бюджетыннан укучыларны эшкә урнаштыру өчен өстәмә эш урыннары булдыруга 13 664,27 мең сум акча бүлеп бирелгән. Эшкә урнашуга бюджеттан матди ярдәм рәвешендә 5 миллион сумнан артык акча  җибәрелгән. 

"Без балаларга үзләренең беренче һөнәри күнекмәләрен алырга, хезмәт коллективларында булырга, предприятиеләрдә, оешмаларда, учреждениеләрдә беренче адымнарын ясарга мөмкинлек бирә алабыз. Беренче профессиональ сынау алу диләр. Хезмәт аша баладан лаеклы граждан тәрбияләргә теләүчеләр-мондый мөмкинлекләр бар", - диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев.Хезмәт өчен түләү (ике сәгатьлек эш көнендә) хезмәт хакы рәвешендә 4 060 сум һәм өстәмә рәвештә 2 250 сум күләмендә матди ярдәм тәшкил итәчәк, ай өчен гомуми түләү 6 310 сум каралган. 

Чаллы студентлар хезмәт отрядлары үзәге 2 400 укучыны эшкә урнаштырырга тиеш. Аларның эше мәгариф учреждениеләре, өстәмә белем бирү һәм яшьләр сәясәте учреждениеләре, «Горзеленхоз»территориясендә башкарылачак.

Эш белән тәэмин итү үзәге яшьләрне шәһәр предприятиеләре аша урнаштырачак. Эш бирүчеләр белән шәхси сөйләшүләр нәтиҗәсендә шәһәр предприятиеләрендә 400 яшүсмерне эшкә урнаштыру планлаштырыла. Шулай ук традицион рәвештә кайбер үсмерләр үзләре эшкә урнаштыруга планлаштыралар. 

Дүшәмбе, 5 июнь 2023, 10:51