Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 29 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллы халкы Экологлар көненә багышланган төбәкара марафон кысаларында «Россия суы» бөтенроссия акциясендә катнашты. Акция 2014 елдан бирле үткәрелә, быел да искәрмә булмады. Чаллылылар шәһәрнең өч районында елга буен җыештыру өчен җыелды.

Бүген чистартуны Үзәк район администрациясе хезмәткәрләре , Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе, «Идел буе экология компаниясе» ҖЧҖ, 4 нче балалар экология-биология үзәге, КФУның Чаллы филиалы студентлары, 53 нче мәктәп укучылары, Табеев яр буе волонтерлары белән берлектә үткәрделәр.

"Шильна тамагыннан Мәләкәскә елгасы тамагына кадәр чистарту бара. Чистарту эшләре бер атна дәвамында алып барыла. Бүген үк 300 капчыктан артык чүп - чар җыелды" , - дип хәбәр итте Башкарма комитет җитәкчесенең экологик мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Насыйбуллин.

Дүшәмбе, 5 июнь 2023, 10:51