Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Ел саен җәй башында шәһәр мэры Наил Мәһдиев Шәһәр укучылар Советы депутатлары белән очраша. Быел 68 мәктәп үзидарәсен берләштергән шәһәр укучылар Советы ачылуына 19 ел тулуны билгеләп үтте, 40тан артык чара үткәрде. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев балалар белән сөйләште, аларның сорауларына җавап бирде. Алар исә, үз чиратында, аңа үз эшчәнлекләре турында сөйләделәр һәм уңышлары белән уртаклаштылар. Быел балалар «Ковер» интеллектуаль киңлегенең яңартылган штабында эшлиләр. Анда ремонт Шәһәр Советы депутаты Таһир Сөнгатуллин ярдәме белән башкарылган. 2021 елда матбугат үзәге ачылды һәм балалар «В потоке Камы" яшьләр газетасының беренче санын чыгардылар.

"Минем өстәлдә бу газета ята", – дип елмайды шәһәр мэры. Киләсе сан җәйге каникулдан соң чыгачак. Шәһәр укучылар Советы депутатлары гамәлдәге депутатлардан мәктәптә нинди фәннәрне күбрәк яратканнарын сорашты, төрле өлкәләрдән күп сораулар яңгырады, үзләрен борчыган нәрсәләр белән уртаклаштылар.

Шәһәр мэрыннан Чаллы яшьләрен ничек күрүе һәм мәктәп укучыларыннан нәрсә көтүе турында сораштылар, Наил Мәһдиев беренче чиратта, балалар характер күрсәтергә, авырлыкларны җиңәргә һәм алга барырга тиеш, дип билгеләп үтте.
Дүшәмбе, 5 июнь 2023, 15:52