Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях
Объектны реконструкцияләүгә республика бюджетыннан 54 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Объекттагы эшләрне Шәһәр Советы депутатлары тикшерде. Биредә ремонт эшләренә яз көне үк керешкәннәр иде, әмма ул уку процессына һич комачауламады. Башта башлангыч блокта реконструкция үткәрелде, бүген инде урта звенода эшләр алып барыла. Объектта «Медик» төзелеш компаниясенең 40ка якын белгече эшли. Эш күләменең 60%тан артыгы башкарылган дип белдерде төзүчеләр.
Түбәне яңарттылар, электр үткәргечләрен алыштырдылар, сыйныфларны косметик ремонтладылар. Бүген төзүчеләр фасадны яңарту өстендә эшлиләр. Шулай ук бөтен территориядә видеокүзәтү һәм койма урнаштырылачак. Объектны 1 июльгә кадәр тапшырырга планлаштыралар, шуңа күрә көз көне мәктәп белем бирү процессына кире кайта ала. Бу уку йортына 257 бала йөри, шуларның 68е өйдә белем ала. Алар 1-9 сыйныф укучылары. Балалар саны ел саен арта, дип билгеләп үттеләр 69 нчы мәктәптә. Шул ук вакытта Чаллыда сөйләм һәм интеллектуаль үсешләрендә кимчелек күзәтелгән балалар өчен коррекция сыйныфлары дефициты саклана. Капиталь ремонт нәтиҗәсендә 69 нчы мәктәптә яңа уку елында аутизм спектры бозылган балалар өчен өстәмә беренче сыйныфны комплектлау мөмкинлеге барлыкка килде.
Сишәмбе, 6 июнь 2023, 14:40