Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Агымдагы елның биш аенда Яр Чаллыда зыян күрүчеләр белән 158 юл-транспорт һәлакәте очрагы теркәлгән. 3 кеше һәлак була һәм 192 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ала. Һәлакәтләр саны 1,9 процентка, яралылар саны 7,2 процентка кимегән. Шул ук вакытта юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булучылар саны узган ел дәрәҗәсендә кала. Һәлакәтләрнең төп төрләре: автомобильләр бәрелешүе; җәяүлеләрне бәрдерү; велосипедчыларга бәрелү; пассажирның егылуы; киртәгә бәрелү. Юл хәрәкәтенең иң якланмаган катнашучылары булып җәяүлеләр тора. "Уңай момент буларак шуны билгеләп үтәсем килә: исерек шоферлар гаебе белән юл-транспорт һәлакәтләре саны 40% ка кимегән һәм алардан зыян күргән кешеләр 41,7% ка кимегән, шул ук вакытта бер кеше һәлак булган. Бу эштә "Чаллыда исерек килеш машина йөртүчеләр!" телеграм-каналында катнашучы шәһәр гражданнары да зур роль уйнады. Исереклек билгеләре булган машина йөртүчеләрнең транспорт чаралары белән идарә итү фактлары турында мәгълүмат җиткерүчеләр", – дип билгеләп үтте ЮХИДИ башлыгы Радий Кадиков. Әлеге төркем ярдәмендә быел исерек хәлдә машина йөртүче биш кешене тоткарладылар. 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 37 юл-транспорт һәлакәте теркәлә, аларда 1 бала һәлак була һәм 36 балигъ булмаган бала төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр ала. Юл-транспорт һәлакәтләре саны 13 процентка, яраланганнар саны 15 процентка кимегән. Үлүчеләр саны узган ел дәрәҗәсендә калды. Наил Мәһдиев балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтү эшен даими һәм бөтен җирдә алып барырга кирәклеген ассызыклады. "Чаллы юлларында зыян күрүчеләрнең саны югары булмавы тынычландырырга тиеш түгел, - дип билгеләп үтте шәһәр мэры. - Безнең бурыч - сан түбән булсын өчен барысын да эшләү. Җәмәгатьчелекне җәлеп итәргә, балаларны лагерьларда, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтергә кирәк".

Сишәмбе, 6 июнь 2023, 19:28