Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Халыкара балаларны яклау көнендә ВДНХ үзәк аллеясы "Озын тәнәфес" балачак һәм яшьлек фестивале мәйданчыгына әверелде. Анда 8 меңнән артык кеше катнашты: Россия мәктәп укучылары хәрәкәтендә, «Юнармия»дә һәм башка балалар һәм яшьләр оешмаларында катнашучылар, педагог-укытучылар һәм ата-аналар, «Хорлар көрәше» проектында һәм кастингларда катнашучылар, шулай ук Россиянең әйдәп баручы компанияләре вәкилләре һәм фән, мәдәният, мәгариф, спорт, волонтерлык һәм эшмәкәрлек өлкәсендә экспертлар. Шул исәптән өч Чаллы кызы, «Орион» яшьләр үзәге активистлары: Елизавета Девятова, Камилә Юнысова һәм Алинә Зыятдинова. 

Катнашучыларны лекцияләр, мастер-класслар һәм дискуссияләр, балалар инициативалары презентацияләре, команда уеннары, флешмоблар һәм иҗади чыгышлар көтте. Чара ахырында сәнәгать мәйданында Россиянең популяр башкаручылары чыгыш ясаган концерт узды.

"Озын тәнәфес" балачак һәм яшьлек фестивале бөтен ил мәктәп укучылары катнашкан чаралар марафонының финалы булды.

ВДНХда балачак һәм яшьлек бәйрәме 2023 елның иң якты вакыйгаларының берсе. Монда һәркем иҗади сәләтләрен күрсәтә, яңа эш һәм казанышларга илһам ала, Россиянең барлык төбәкләреннән яңа дуслар таба. 


Чәршәмбе, 7 июнь 2023, 09:15