Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Нур" яшьләр үзәге территориясендә Пушкин иҗатына багышлап, асфальтта рәсем ясау конкурсы узды. Чара Халыкара рус теле көненә һәм Россиядә Пушкин көненә багышлана.

Әлеге конкурс үзәкнең яхшы традициясенә әверелде һәм инде өченче ел рәттән үткәрелә.

Чарада мәктәп яны лагерьлары, балалар бакчалары командалары, «Ника» Монтессори-үзәге тәрбияләнүчеләре, 7 яшьтән 17 яшькә кадәр булган яшь чаллылылар катнашты.

Катнашучыларга конкурсның өч номинациясеннән берсен сайларга тәкъдим ителде:  "А.С.Пушкин әкиятенә иллюстрация", "А. С. Пушкин әкиятләреннән яраткан героем", "А.С.Пушкин әкиятенә тышлык".

Балалар биремнәрне иҗади якын килеп үтәделәр, үзләренең сәнгать осталыгын күрсәттеләр һәм үзенчәлекле эшләре аша Пушкин әсәрләренә булган ярату хисен исбатладылар.

Чәршәмбе, 7 июнь 2023, 12:16