Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина Чаллыда Мәскәү проспекты төзелеше барышы белән танышты.

"Проектны гамәлгә ашыру белән шәһәр халкы өчен зур инфраструктура мәсьәләсе хәл ителергә тиеш. «Притяжение» торак комплексына таба юл төзелеше яхшы темплар белән бара, анда бүген 60 мең кв.метр торак төзелгән һәм төзелеш дәвам итә" , – дип билгеләп үтте депутат.

"Берничә ел элек үсеп килүче микрорайон халкы миңа иң борчыган сораулары белән мөрәҗәгать итте. Чөнки алар теләсә нинди һава торышында, көндез дә, төнлә дә балалары белән буш кыр буйлап, караңгыда, ә начар һава торышында сазлык яки кар көртләре ашп йөрергә мәҗбүр иделәр. Зур команда эше башкарылды һәм бу мәсьәләне хәл итүгә без системалы рәвештә килдек. Бүген торак комплекста яңа балалар бакчасы ачылды, мәктәп төзелә, ә алда Мәскәү проспектының дәвамы да бар, ул шәһәрнең иске һәм яңа өлешен тоташтырачак, булган транспорт магистральләрен бушатачак", – дип белдерде Әлфия Когогина. 

Эшләр «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Торак» федераль проекты «Стимул» программасын гамәлгә ашыру кысаларында алып барыла, ул 81 һәм 19 процент нисбәтендә федераль һәм республика уртак финанслауны күздә тота. Смета бәясе 1,524 млрд.сум. Объектның төзелеш озынлыгы 3 км тирәсе, шул исәптән төп юл, борылыш боҗрасы һәм җирле юллар, шулай ук Чаллы елгасы аша күпер. 


Чәршәмбе, 7 июнь 2023, 12:23