Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллының 63/15 йортында гомуми практика табибларының кабул итү урыны булачак биналар ремонтлана. Аларның берсендә 4 нче поликлиникадан балалар табиблары, икенчесендә 7 нче поликлиникадан терапевтлар кабул итәчәк. Табиб кабинетлары төзү өчен шәһәр Башкарма комитеты тарафыннан 443,6 кв.метр бина бүлеп бирелгән. Хәзерге вакытта биналарга капиталь ремонт ясала. Финанслауның гомуми суммасы 19 млн сум тәшкил итә. Шәһәр Советының депутатлар корпусы капитал ремонт барган урында булды, төзелеш эшләренең барышын бәяләде. 4 нче поликлиника филиалында педиатрларның беренчел кабул итүе узачак, прививка ясату кабинеты эшли башлаячак.

«Бәрәкәт» төзелеш компаниясе директоры Андрей Бадер барлык эшләр план буенча бара дип хәбәр итте. "Эштә кыенлыклар юк, августта тәмамларга планлаштырабыз", - дип белдерде ул депутатларга.

"Быел биш участок ачу планлаштырыла. 63, 64, 65 комплексларда яшәүчеләргә хезмәт күрсәтеләчәк», - дип сөйләде 4 нче балалар поликлиникасының баш табибы Юрий Галиев. 7нче поликлиника филиалында табиб-терапевтларның кабул итү кабинетлары, ашыгыч ярдәм, кан алу кабинеты, процедура бүлмәсе, вакцинация кабинетлары оештырылачак.

"Бу яңа микрорайоннарда яшәүчеләргә медицина ярдәмен якынайтырга мөмкинлек бирәчәк", - дип билгеләп үтте 7 нче шәһәр поликлиникасының баш табибы Рөстәм Ханов.

Чәршәмбе, 7 июнь 2023, 13:02