Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

                     Хөрмәтле ветераннар һәм социаль өлкә хезмәткәрләре!

             Сезне һөнәри бәйрәмегез – Социаль хезмәткәр көне белән котлыйм!

Сезнең хезмәтегез үзенчәлекле, чөнки аның нигезендә шәфкатьлелек, сабырлык һәм сизгерлек ята. Сез авыр язмышлы кешеләргә – ветераннарга, мөмкинлекләре чикле кешеләргә, ятим балаларга һәм авыр хәлдә калган гаиләләргә фидакарьлек белән ярдәм итәсез. Йөрәк җылыгыз, эчкерсез кайгыртучанлыгыгыз һәм игелекле булуыгыз белән сез аларга ышаныч табарга булышасыз, тулы тормыш алып барырга мөмкинлек бирәсез.

Мондый катлаулы һәм кирәкле эшегез өчен бик зур рәхмәт. Сезнең эчкерсезлегегез, тырышлыгыгыз һәм битараф булмавыгыз кешеләргә ярдәм итсен һәм тормыш авырлыкларын җиңәргә көч бирсен, иман, ышаныч уятсын.

Сезгә һәм гаиләләрегезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет, хезмәттә уңышлар телим.  Кешеләргә кылган яхшылыкларыгыз, үзегезгә артыгы белән әйләнеп кайтсын! 

                           Ихтирам белән, шәһәр мэры Н. Г. Мәһдиев 

Пәнҗешәмбе, 8 июнь 2023, 08:00