Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Адымнар» полилингваль гимназиясендә «Сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә комплекслы ярдәм күрсәтү: Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге мисалында бурычлар һәм хәл итү юллары»дигән түгәрәк өстәл узды. Чарада физик мөмкинлекләре чикле затларга ярдәм итү чаралары турында фикер алыштылар, шәһәр тормышының төрле өлкәләрендәге әлеге мәсьәлә буенча эшчәнлеккә йомгак ясадылар. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Чаллы муниципаль берәмлегенең социаль яклау идарәсе башлыгы Ирина Скрябина инвалидлар өчен ташламалар, социаль гарантияләр, түләүләр һәм пособиеләр бирү нәтиҗәләре белән уртаклашты.

«Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» директоры Татьяна Быданова билгеләп үткәнчә, ел саен аларга сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 450-550 кеше мөрәҗәгать итә. Ул шулай ук инвалидлар өчен квоталы эш урыннарын бәяләячәк һәм кабул итәчәк комиссия булдырырга тәкъдим итте. "Практикада еш квоталы эш урыннары инвалидларның квалификация һәм һөнәри мөмкинлекләренә туры килми, аларның психофизик һәм махсус җиһазландырылган эш урыннары таләп иткән башка мөмкинлекләрен исәпкә алмый" , – дип ассызыклады Татьяна Быданова.

Төп темаларның берсе инклюзив белем һәм тьюторлар әзерләү мәсьәләсе булды. Бу тема буенча шәһәр Советы депутаты Ася Кислова һәм мәгариф идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Нәркиз Кашапов чыгыш ясады. Шулай ук физик мөмкинлекләре чикле балаларның мәдәният учреждениеләрендә булу өчен шартлар тудыру мәсьәләсенә аерым игътибар бирелде, бу тема турында мәдәният идарәсе башлыгы Румил Кәрамиев хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, шәһәрдә мондый категория кешеләр өчен күп кенә иҗади чаралар үткәрелә, шулай ук шәһәр инклюзив иҗади лабораторияләр булдыруга әзерләнә.

Инвалидларны медицина белән тәэмин итүне оештыру турында Рөстәм Ногманов сөйләде. Йомгаклау сүзе белән Чаллы шәһәре Иҗтимагый советы әгъзасы, Чаллы шәһәре инвалидлар оешмасы рәисе Роза Фәтхуллина һәм Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов чыгыш ясады.

Чәршәмбе, 7 июнь 2023, 18:28