Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Җәйге ялны оештыру буенча ведомствоара комиссия әгъзалары шәһәр читендәге лагерьларда балаларның ялын оештыру мониторингын үткәрә. Балаларның куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү, ял итү чараларын оештыру сыйфаты, тукланудан канәгатьлек һәм башка күп нәрсәләр тикшерелә. Яр Чаллыда балаларның «Саулык» дәвалау-сәламәтләндерү комплексы, «ЗАО КамАЗжилбыт»тан ял итү оештырылган: «Звездный»; «Солнечный», «Крылатый»; «Росинка»; «Бумажник» Картон-кәгазь комбинаты; «Солнышко» («Радуга» профилакториесе). Җәй көне шәһәр читендәге сәламәтләндерү лагерьларында Луганск Халык Республикасыннан 500гә якын бала ял итәчәк һәм сәламәтлекләрен яхшыртачак. Беренче сменага шулар арасыннан 140 бала килгән. "Радуга" шифаханәсенең генераль директоры Дмитрий Синтишевский лагерь базасында төрле типтагы 5 смена оештырылачагы турында хәбәр итте: спортчылар, дәваланучы балалар, иҗади юнәлеш буенча. "Балалар өчен 5 тапкыр туклану оештырылган, шул исәптән" полдник" һәм "кефир сәгате". Меню 14 көнлек, туклыклы, төрле-төрле, барысы да балалар ризыктан канәгать булсын өчен эшләнгән, - дип сөйләде ул һәм ата-аналар еш кына тыелган продукция җибәрәләр, аны озак сакларга ярамый, бу авыруларга китерергә мөмкин дип аңлатты: -Еш кына ата-аналар литрлы соклар җибәрәләр, аларны суыткычсыз сакларга ярамый, ә ит продукциясенең нинди куркыныч тудыруы турында әйтеп тә торасы юк". Шуның өчен тыелган ризык җыеп алына һәм юк ителә.


Чәршәмбе, 7 июнь 2023, 19:54