Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген КБМҮдә тантаналы төстә яңа туган сабыйны өенә озаталар. Хәрби хезмәткәр гаиләсендә уллары туды. Ул- өченче бала булып дөньяга килде. Балага Раян дигән көчле исем сайлаганнар. Раяннан кала гаиләдә тагын ике бала тәрбияләнә: олы кызлары Элина һәм уртанчы уллары Ранил. Гаилә тормышындагы бәхетле вакыйга белән котларга бала тудыру йортына Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов килде. "Шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән әти-әниләргә 100 мең сум бүләк итү рәхәт һәм күркәм күренеш. Мондый мизгелләрдә үзеңне ниндидер зур көчнең бер өлеше итеп хис итәсең. Нәкъ меә шул вакытта көчебезнең бердәмлектә һәм үзара ярдәм итүдә булуын тоясың. Зур, тату гаиләбезгә рәхим итегез", - дип яшь әти-әнине котлады Фәрид Салахов. акча тапшырылды.

Традиция буенча гаиләгә бүләкләр һәм кирәкле ихтыяҗлар өчен йөз мең сум акча тапшырылды.


Чәршәмбе, 7 июнь 2023, 20:28