Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында алгарышлы үсеш территорияләрендә эшчәнлек алып бару турында килешүләр төзүгә гаризаларны карау буенча комиссия утырышы узды. Утырышта беренче булып «ТЭСК» компаниясенең «Асфальт-бетон катнашмалары җитештерүне оештыру» инвестиция проектын карадылар. Предприятие «Яр Чаллы» алгарышлы үсеш территориясенең гамәлдәге резиденты булып тора. "Компания базасында юлларны, тротуарларны һәм башка инфраструктура объектларын ремонтлау өчен билгеләнгән асфальт - бетон катнашмалары җитештерелә, шулай ук БСТ бетонын җитештерүне башлау планнары бар", - дип билгеләп үтте компания директоры Артем Капустин.

Шулай ук «Каманефтемаш» компаниясе Яр Чаллыда нефть җиһазлары җитештерү буенча яңа производство эшләтеп җибәрәчәк. Проектны инвестицияләү 360 млн сум тәшкил итәчәк, 117 яңа эш урыны булдырылачак.

Чәршәмбе, 7 июнь 2023, 20:44