Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы боерыгы нигезендә, 2023 елның 1 июненнән 30 июненә кадәр Татарстан Республикасы су объектларында куркынычсызлык айлыгы уза.

"Кешеләр үлеменең төп сәбәпләре: җиһазландырылмаган урыннарда су коену, исерек хәлдә булу, шулай ук балык тоту вакытында куркынычсызлык чараларын үтәмәү һәм шәхси саксызлык", – дип ассызыклады матбугат конференциясе барышында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе ГИМС үзәгенең Яр Чаллы инспекторлык бүлеге җитәкчесе Әбүзәр Ногманов. Быел Чаллы халкын су коену өчен җиһазландырылган тугыз санкцияләнгән пляж көтә, шуларның өчесе шәһәр территориясендәге пляжлар. Бу Табеев ис.шәһәр пляжы; Үзәк урамдагы "Су анасы" пляжы; Раскольников урамындагы "Добрый ветер" вейк-паркы. Моннан тыш, пляж буларак "Навигатор" спорт мәктәбе янында (Рэхэт Beach) халыкның күпләп ял итү урынын җиһазландыру планлаштырыла. Бу пляжлар йөзү өчен куркынычсыз. Көн саен аларда коткаручылар дежур тора. Быел 31 коткаручы әзерләнгән.

Шуны да билгеләп үтү мөһим: җиһазландырылмаган урыннарда су коену өчен административ җаваплылык каралган. КоАПРТ 3.10 статьясы нигезендә, тыелган урыннарда су коенырга яратучыларга штрафлар каралган. Физик затлар өчен 1 000 сумнан 1 500 сумга кадәр, вазифаи затлар өчен 4000 сумнан 5000 сумга кадәр штраф яный.

Пәнҗешәмбе, 8 июнь 2023, 13:19