Якшәмбе, 2 июнь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Социаль контракт программасында актив катнашкан Россия Федерациясе субъектлары санына керде. Әйтик, узган елда республикада 7 266 социаль контракт төзелгән, шуларның 4 379ы эш эзләүгә, 2 227е – үз эшен ачуга, 152е – шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерүгә юнәлтелгән.

"Социаль контракт эш эзләүдә һәм социаль адаптация программасында билгеләнгән срокта эшкә урнашканнарга дәүләти социаль ярдәм күрсәтүгә төзелергә мөмкин, түләү ай саен 13319 сум тәшкил итәчәк», – дип ассызыклады Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Татьяна Быданова.

2023 ел башыннан 1 752 социаль контракт төзелгән, шуларның һәр икенчесе диярлек эшкә урнашу максатыннан – 866, шәхси эшмәкәрлек эшчәнлеген оештыруга/үзмәшгульлеккә – 749, шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерүгә – 44, башка чараларга/авыр тормыш ситуациясеннән чыгуга – 93. Әлеге саннар артында – социаль адаптация программасында каралган барлык чараларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә үз керемнәрен арттыра алган реаль Татарстан гаиләләре.

Дәүләт социаль ярдәме аз керемле гаиләләргә һәм аз керемле ялгыз яшәүче гражданнарга күрсәтелә, аларга бәйсез сәбәпләр нәтиҗәсендә, ТРда халыкның тиешле социаль-демографик төркемнәре һәм мөлкәте өчен билгеләнгән яшәү минимумы күләменнән (13 319 сум) түбәнрәк җан башына уртача керемгә ия (гаилә милкендә бер торак бина - бер кешегә 40 кв.метрдан артык түгел)., ике һәм аннан да күбрәк торак биналар бер кешегә 23 кв метрдан артмаган). Социаль контракт төзеп эшкә урнашканда, хезмәт хакына өстәмә рәвештә 53276 сум алырга мөмкин. 

Барлык сораулар буенча мәшгульлек үзәгенә яки (8552) 52-47-10 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Пәнҗешәмбе, 8 июнь 2023, 14:51