Шимбә, 5 октябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях
Җәйге ялны оештыру буенча ведомствоара комиссия әгъзалары шәһәр читендәге лагерьларда балаларның ялын оештыру мониторингын үткәрә. Балаларның куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү, ял итү чараларын оештыру сыйфаты, тукланудан канәгатьлек һәм башка күп нәрсәләр тикшерелә. Яр Чаллыда балаларны дәвалау-сәламәтләндерү лагерьларына ял итү оештырылган:«Саулык» «Камазжилбыт»: «Звездный»; «Солнечный», «Крылатый»;«Росинка»; «КБК» Бумажник;«Солнечный» (профилактория «Радуга»). Җәй көне шәһәр читендәге сәламәтләндерү лагерьларында Луганск Халык Республикасыннан 500гә якын бала ял итәчәк һәм сәламәтлекләрен яхшыртачак. Беренче сменага 140 бала килгән инде. "Радуга" шифаханәсенең генераль директоры Дмитрий Синтишевский лагерь базасында төрле типтагы биш смена оештырылачагы турында сөйләде: спортчылар, дәваланучы балалар, иҗади юнәлеш буенча. "Балалар өчен 5 тапкыр туклану оештырылган, шул исәптән төшке аш һәм "кефир сәгате". Меню 14 көнлек, балаларның ризык белән канәгать булулары өчен балансланган, - дип сөйләде ул һәм ата - аналар еш кына тыелган продукция җибәрәләр, аны озак сакларга ярамый, бу авыруларга китерергә мөмкин: - еш кына ата-аналар литрлы соклар җибәрәләр, аларны суыткычсыз сакларга ярамый, ә ит продукциясе турында сөйләгәндә, куркынычлар арта". Шул сәбәптән "тыелган ризык" юк ителә.
Пәнҗешәмбе, 8 июнь 2023, 14:57