Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

                                                                                Хөрмәтле чаллылылар!

                                                                    Сезне Россия көне белән котлыйм! 

Бу бәйрәмдә без аеруча горурлык хисләре кичерәбез. Ул безнең Ватан, аның тарихы, бүгенгесе һәм киләчәге белән өзелмәс бәйләнешне гәүдәләндерә. Барыбызны да Россияне көчле, чәчәк аткан, бәйсез, мөстәкыйль һәм ирекле дәүләт итеп күрү омтылышы берләштерә. 

Чаллылылар Ватан елъязмасына бик күп данлыклы битләр язып калдырган. Ватанга тугры хезмәт итүнең үрнәге булып эшчеләр, табиблар, укытучылар, мәдәният һәм спорт эшлеклеләре казанышлары мисал булып тора. Без халкыбызның кыйммәтләрен саклыйбыз һәм тапшырабыз, үсеп килүче буынны сәламәт, җаваплы кешеләр – көчле, уңышлы Россия Дәүләтенең лаеклы гражданнары итеп тәрбиялибез.

 Хөрмәтле чаллылылар. Ил һәм республикабыз өчен бу авыр вакытта бер-береңә ярдәм итәргә һәм бердәм яшәргә, гражданлык җаваплылыгын күрсәтергә кирәк. Без идеалларыбызга тугры калып, күпмилләтле халкыбызны берләштерүче кыйммәтләрне саклап, һичшиксез, куелган максатларга ирешәчәкбез һәм киртәләрне җиңәчәкбез, дип ышанам. 

                           Уңышлар, яңа казанышлар, нык сәламәтлек һәм һәр гаиләгә иминлек телим! 


                                                      Хөрмәт белән шәһәр мэры Н. Г. Мәһдиев 

Дүшәмбе, 12 июнь 2023, 08:00