Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Күпфункцияле тасманың 50 комплекты Россия флагы төсендә бәйләнгән. Россия көне алдыннан «Без» проектында катнашучылар безнең сугышчылар өчен оригиналь бүләк әзерләде. Остаханә җитәкчесе һәм нигез салучысы Наталья Уразгильдина уртаклашканча, шәһәрдәшләребез үз куллары белән бәйләгән бу метрлы тасмаларны, төрле очракка карата кулланырга мөмкин. Мәсәлән, махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчылар өчен таныту билгесе буларак. Бу бауны хәрбиләр кулбашлары тирәсенә бәйли алалар, шуның белән кем «үзебезнеке» һәм кем «чит» икәнен аңлап булачак.

"Бу безнең егетләр өчен бик кечкенә, ләкин бик мөһим деталь. Проектта катнашучылар белән сугышчыларыбызга, штурмга барганда алар корал һәм башка җиһазлар кулланган кебек, әлеге тасмалар да кирәк булыр дигән фикергә килдек", - дип билгеләп үтте Наталья Уразгильдина. Моннан тыш, тасманы канны туктатучы жгутлар буларак та кулланырга мөмкин. «Без» проектында катнашучы мөмкинлекләре чикле чаллылылар тарафыннан әзерләнгән посылка фронтка тапшырыла.

«Без» проекты мөмкинлекләре чикле шәһәрдәшләребез өчен «Навигатор» профориентацияләүче партия проектының дәвамы булды. "Без" коррекция мәктәпләрен тәмамлаучыларны берләштерде. Атнага ике тапкыр остаханәдә тәҗрибәле остаз җитәкчелегендә 10 чаллылы туку эшенә өйрәнә. Бу һөнәрне үзләштерүдә «Навигатор» партия проекты җитәкчесе, «Бердәм Россия» партиясенең Чаллы җирле бүлекчәсе Сәяси советы әгъзасы Андрей Ляпунов ярдәм итә.

Җомга, 9 июнь 2023, 16:17