Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы, Алгарышлы үсеш территориясе бүлеге башлыгына лаеклы бүләк тапшырды. Нәтиҗәле намуслы хезмәте һәм Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең социаль-икътисадый үсешенә керткән шәхси өлеше өчен Татарстан Республикасы икътисад министры Рәхмәте белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы, Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының Алгарышлы үсеш территориясе бүлеге башлыгы Бикташева Алия Шамил кызы бүләкләнә.
Наил Мәһдиев Чаллыда алгарышлы үсеш территориясе буенча алып барылган эшне билгеләп үтте. «Яр Чаллы» ТОСЭРы барлыкка килү белән яңа эш урыннары булдырылды, яңа производстволар пәйда булды. "Без илдә беренче булып ТОСЭР булдык һәм нәтиҗәләр ягыннан беренче булып калабыз, - дип билгеләп үтте Наил Мәһдиев. - Телевизорлар, көнкүреш техникасы чыгарачакбыз. ТОСЭР эффектив эшли." Ул инвесторлар өчен инструментларны активрак әзерләргә кушты, чөнки хәзер Россия, чит ил инвесторлары заявка бирә.

Сишәмбе, 13 июнь 2023, 09:39