Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллыда Сабантуй 17 июньдә Яр буе паркы мәйданында, шулай ук шәһәр Ипподромында узачак.

10.00 сәгатьтән чаллылылар һәм шәһәребез кунаклары өчен «Әкият» һәм «Авыл» мәйданчыклары эшли башлаячак.«Әкият» балалар шәһәрчеге яраткан әкият геройларын, шәһәрнең иң яхшы балалар коллективлары катнашында концерт программасын тәкъдим итәчәк. Балалар интерактив мәйданчыкларда һәм милли һәм спорт уеннарында катнаша ала. 

Стильләштерелгән «Авыл»да кунаклар Чаллыда яшәүче халыкларның традицияләре белән танышачак. Төп йортның бизәлеше «XX гасыр башы татар йорты» стилизациясендә башкарылган. Анда музей фондларыннан сандыклар, самавырлар һәм агачтан кул эшләре күргәзмәләрен күрергә мөмкин.

Татар ишегалдының бөтен территориясендә Татарстан Республикасы осталарының халык сәнгать кәсепләре эшләнмәләре ярминкәсе оештырыла: татар костюмнары, милли кием, баш киеме, аяк киеме, мөселман киемнәре, сувенир әйберләр күргәзмәсе. Шулай ук йорт хайваннары белән минизоопарк оештырылачак.

Территориядә 2023 елгы уңыш җыюда катнашачак авыл хуҗалыгы машиналары күргәзмәсен карарга мөмкин.11.00 сәгатьтә шәһәр Ипподромында традицион ат спорты ярышларына старт биреләчәк.

Үзәк мәйданда «Сабантуй – дуслык һәм Хезмәт бәйрәме» театральләштерелгән программасы башланачак. Программада традиция буенча йолалар һәм гореф-гадәтләр, халык биюләре һәм җырлары тәкъдим ителәчәк. 12:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле чыгышы булачак. Сәнгать җитәкчесе-Татарстан Республикасының халык артисты Айдар Фәйзрахманов. 

13.00 сәгатьтә Яр буе паркының Үзәк майданында театраль тамаша тәмамланганнан соң армспорт, авыр атлетика һәм халык-милли уеннары буенча ярышлар башланачак. Кичке концерт программасында-Чаллы шәһәренең һәм «Кунел» радиостанциясенең популяр артистлары, шулай ук Татарстан Республикасының атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова чыгышы планлаштырыла.

Сабантуй 22.00 сәгатьтә бәйрәм фейерверкы белән тәмамланачак.


Сишәмбе, 13 июнь 2023, 08:55