Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр мәйданында «Сабантуй – дуслык һәм хезмәт бәйрәме» театральләштерелгән тамашасы башланды. Спектакльдә шәһәрнең 1500 артисты, биючесе, профессиональ һәм иҗади коллективлары, урта махсус уку йортлары, югары уку йортлары студентлары һәм мәктәп укучылары катнаша.

Шәһәр халкын Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев котлады. "Бүген Сабантуй-төрле милләт һәм дин вәкилләренең очрашу урыны. Яр Чаллыда яр буе паркы мәйданына бик күп кеше килә, 80нән артык милләт вәкилләре безнең матур, күпмилләтле, күпконфессиональ шәһәрдә тату һәм дус яшиләр», – дип билгеләп үтте Наил Мәһдиев. –Традиция буенча Сабантуйда агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәтчәннәрен хөрмәтлиләр, аларның тырышлыгы белән безнең ярты миллионлы шәһәребезнең азык-төлек иминлеге тәэмин ителә. Без авыл хезмәтчәннәренә – Әгерҗе, Актаныш, Минзәлә, Менделеевск, Мөслим, Сарман, Тукай һәм башка районнарда яшәүчеләргә рәхмәтебезне белдерәбез.

Бүген безнең шәһәр - Россия Федерациясенең азык-төлек сәнәгате үзәкләренең берсе. Азык-төлек иминлеген «Чаллы-Икмәге», «Кама» агросәнәгать комплексы, «Кама Бекон», «Челны-холод», «Челны-мясо», «Агросила» компанияләр төркеме кебек предприятиеләр тәэмин итә, - дип ассызыклады Наил Мәһдиев, намуслы һәм югары нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп. 

Бәйрәм Татарстан Республикасының халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт фольклор музыкасы ансамбленең күңелле чыгышы белән дәвам итте.

Шимбә, 17 июнь 2023, 12:05