Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллы ипподромында традицион спорт ярышлары уза. Сабантуй хөрмәтенә ат чабышларына бөтен Татарстан һәм күрше республикалардан спортчылар җыелды. «Аударыш» ярышында чиста канлы атларның традицион ярышларына ишәкләр һәм понилар кушылды.  Ат ярышлары авыр класстагы конкурстан башланды. Аннары чабыш юлына «Тулпар» ат спорты мәктәбе җайдаклары чыкты. Алга таба 1600 метр дистанциядә "рысак"лар йөгереше узды.

Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев призына узган чабышта - "Дубай Шван" кушаматлы ат җиңде. Азнакай районыннан килгән җайдак Рамилә Гайнанова җитәкчелегендәге ат финишка 2400 метр дистанциядә беренче булып килде. Җиңүче исеме өчен иң яхшы 18 ат көрәште.

Өч яшьлек "Рысак" атлар чабышында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Олег Николаев призына  Башкортстан Республикасының Яркәй районыннан җайдак Рузил Мостафин җиңүче булды. 

Тукай районы башлыгы Фаил Камаев призына узган ат чабышында Башкортстаннан "Том Форд" кушаматлы ат җиңде. Мөслим районыннан "Лебенсол Гановер" кушаматлы ат өлкән "рысак"лар ярышында җиңү яулады һәм "Сетевая компания" генераль директоры Илшат Фәрдиев призына лаек булды.

Шимбә, 17 июнь 2023, 15:22