Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

12 июньдә Мәскәүнең Кызыл мәйданында зур илебезнең мәдәни тормышында масштаблы һәм уникаль вакыйга - "Россия-беренчеләр иле" бәйрәм программасы кысаларында узган "Хорлар сугышы" Бөтенроссия конкурсы ярымфиналчыларының гала-концерты узды. "Хорлар сугышы" Бөтенроссия конкурсы - Россиянең иң яхшы коллективлары бергәләп хор әсәрләрен башкара, тәҗрибә уртаклаша һәм үз казанышларын күрсәтә алган мәйданчык. Чарага Россия Федерациясенең барлык төбәкләреннән диярлек катнашучылар җыелды. Исегезгә төшерәбез, конкурсның 1 этабына 1500 гариза бирелгән, 2 этапка 400 хор гына үткән, ә ярымфиналга бары тик 30 иң яхшы коллективлар чыкты, алар профессиональ башкаруны гына түгел, ә гадәти булмаган актерлык осталыгын, башкарылган әсәргә иҗади якын килүне дә күрсәтте. Бу проект кысаларында Юлия Кукаркина җитәкчелегендә шөыльләнче 1 нче балалар музыка мәктәбенең "Бусинки" үрнәк вокаль ансамбле җырчылары искиткеч эмоцияләр, бик якты тәэсирләр, чиксез тәҗрибә һәм һөнәри багаж алдылар.

Мондый проектлар балаларга актив үсеш алырга, үз алларына югары максатлар куярга һәм аларга зур уңыш белән ирешергә уникаль мөмкинлек бирә. Бәйрәм концерт программасының ахырында конкурс финалына үткән "хорлар сугышы" катнашучылары игълан ителде. Җиңүчеләр арасында талантлы "Бусинки"да бар. Бер сәхнәдә Надежда Кадышева һәм "Золотое кольцо" ансамбле, Стас Костюшкин, Хәбиб һ. б. белән чыгыш ясыйлар. "Россия-беренчеләр иле" концертын трансляцияләүне сылтама буенча карарга мөмкин https://vk.com/video-214524833_456240430.

Чәршәмбе, 14 июнь 2023, 17:12