Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Мастер" КИП үз төркемендә икътисадый үсеш үзәкләреннән 120 км радиустагы мәйданчыклар белән индустриаль парклар һәм махсус икътисадый зоналар арасында беренче урынны били. Сервисларның максималь җыелмасы, клиентлар ориентлашуының югары дәрәҗәсе, мәйданчыкның инвестиция потенциалы "Мастер" КИПка үз өстенлеген исбатларга мөмкинлек биргән факторлар. Бәяләүне ел саен "Эксперт" журналы үткәрә, ул җитештерүне урнаштыру локациясен билгеләүдә эшмәкәрләр өчен ориентир булып хезмәт итүче инвестиция җәлеп итүчәнлеге рейтингын формалаштыра.

"Мастер" КИП күрсәткечләре Россия башкаласы дәрәҗәсендә. Рейтингка илнең 127 паркы кергән, "Мастер" КИП төркемдә һәм республикада лидер булып тора, гомуми зачетта икенче урынны били. Ставрополь һәм Димитровградтагы "Мастер" парклары да аерылып тора, алар шулай ук "Эксперт" исемлегендә алдынгы урыннарда. "Мастер" СКИП үз төркемендә беренче генә түгел, ә клиентлар ориентлашу дәрәҗәсе буенча да рейтинг лидеры, "Мастер" ДИП Ульяновск өлкәсе лидерлары өчлегендә.

Чәршәмбе, 14 июнь 2023, 17:15