Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Кичә Росмолодежь.Гранты яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык конкурсының беренче сезонына йомгак ясадылар. Конкурсның беренче сезонында 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге 20 238 яшь кеше катнашты - Россиянең барлык 89 субъектыннан 10 737 гариза килде. 1 456 социаль әһәмиятле проект җиңү яулады һәм 800 миллион сумлык грант ярдәме алды.

Тарих-география факультеты студенты Рәхим Хисмәтовның «Җиңү коралы» проекты «Хәтер» номинациясендә җиңүчеләр арасында. Грант күләме 800 мең сум тәшкил итә. Шунысын да әйтергә кирәк, бу Рәхим Хисмәтовның беренче генә гранты түгел. Ике ел элек «Җиңүгә юл» проекты Росмолодежь.Гранты конкурсында җиңеп, 500 мең сумлык грантка ия булды. Узган ел тарих-география факультеты студенты Эмиль Кирамов шулай ук «Тере хәрби форма тарихы»проекты өчен грант иясе булган иде.

Егетләрнең барлык инициативалары Чаллы педуниверситеты базасында уңышлы тормышка ашырыла. «Җиңү коралы» хәрби-тарихи күргәзмәсе проекты шулай ук альма-матер диварларыннан башланачак. Күргәзмә Кызыл Армиянең кораллану тарихына багышлана чак һәм мобиль булачак. Проектта катнашучылар шәһәрнең мәгариф оешмаларына барырга планлаштыралар.

Пәнҗешәмбе, 15 июнь 2023, 15:50