Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Шәһәр Советының "Мәрхәмәт-Милосердие" берләшмәсе хатын-кыз депутатлары балалар һәм яшьләрнең ялын, сәламәтләнүен оештыру максатыннан «Саулык» сәламәтләндерү комплексында булдылар. Алар "Саулык" комплексына кергән өч лагерьны карадылар. 

Лагерьлар ел әйләнәсе эшли. Аларда 7-15 яшьлек балалар һәм яшүсмерләр ял итә. Иң күпләп килү җәйге чорда каралган, "Саулык" 7000гә якын баланың ял итүен оештыра. Ял итүчеләр белән лагерьларда 500гә якын педагогик хезмәткәр эшли.

Депутатлар йокы корпусларын, медицина кабинетларын, ашханәне карап чыктылар. Территориядә тугыз ике катлы йокы корпусы урнашкан, һәр бүлмәдә 4-5 бала яши. Корпусларда уку холллары һәм балаларга түгәрәкләрдә шөгыльләнү өчен сыйныфлар бар. Тәүлек әйләнәсе сак һәм медицина хезмәте оештырылган.  Медпунктларда беренче ярдәм күрсәтү өчен кирәкле күләмдә дару һәм медицина чаралары бар. Ашханәдә балаларны биш тапкыр туклану белән тәэмин итәләр. Сәламәтләндерү лагерьлары бер территориядә урнашкан, бер-берсе белән әйләндереп алынмаган. Бу бердәм тәрбия программасын алып барырга мөмкинлек бирә, шул ук вакытта һәр лагерьда тәрбия эше лагерь эшчәнлегенең расланган перспективалы программаларына ярашлы алып барыла. Күңел ачу программасы 8 эстрада һәм 8 спорт мәйданчыгында, спорт һәм ял залларында үткәрелә. 

Сәфәр нәтиҗәләре буенча депутатлар «Саулык» сәламәтләндерү комплексына балаларның тулы канлы ял итү һәм аларның тормыш иминлеге өчен шартларны сакларга тәкъдим иттеләр. 

Пәнҗешәмбе, 15 июнь 2023, 16:18