Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев татарстанлыларны бүләкләделәр. Җиде кеше дәүләт бүләкләре алды, республиканың 27 кешесенә Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында чаллылылар да бар.

Язучы Факил Сафин «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орден медале белән бүләкләнде.«Фидакарь хезмәт өчен» медале белән «Гидроэлектромонтаж» директоры Василий Глухов бүләкләнде. «Фидакарь хезмәт өчен» медален 2 нче стоматология поликлиникасының баш табибы Флер Солтанов алды.

"КАМАтранссервис" транспорт-экспедиция фирмасының машина йөртүчесе Ралиф Ханов мэр кулыннан "Фидакарь хезмәт өчен" медале алды.

«Татарстан Республикасының Атказанган азык-төлек сәнәгате хезмәткәре дигән мактаулы исемгә «Чаллы-Икмәге» кондитеры Нурсина Төхфәтуллина лаек булды. «Татарстан Республикасының Атказанган төзүчесе» мактаулы исеме «Синең йорт» төзелеш компаниясенең башкарма директоры Рубин Бадиковка бирелде.

"Домкор Строй" монтажчысы Рәис Арыслановка Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәте тапшырылды.

Шулай ук Әгерҗе, Актаныш, Минзәлә, Менделеевск, Мөслим, Сарман, Тукай районнарыннан 27 агросәнәгать комплексы хезмәткәре дә лаеклы бүләкләр алды.

Шимбә, 17 июнь 2023, 12:41