Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов бүген Лисичанскига китаплар җибәрү инициаторлары һәм оештыручылары белән очрашты. Үзәкләштерелгән китапханә системасы хезмәткәрләре меңнән артык китап җыйган, нигездә, бу балалар әдәбияты. Шулай ук "Нур" яшьләр үзәге хезмәткәрләре Шәһәр Советы депутаты, үзәк директоры Полина Трянина һәм активист, волонтер Рөстәм Гатин җитәкчелегендә әлеге проектны гамәлгә ашыруга кушылдылар.
Бу шәһәр китапханәчеләренең беренче тәҗрибәсе. Оештыручылар барлык китапларны тикшерделәр, аларның яхшы хәлдә булулары мөһим. Әдәбият Чаллының 18 китапханәсеннән җыелган. Тартмаларда төрле темаларга китаплар бар: классик әдәбияттан алып хәзерге авторларның әсәрләренә кадәр, балалар өчен китаплардан алып энциклопедияләргә кадәр.
"Мэр Наил Гамбар улы Мәһдиев кушуы буенча без Луганск Халык Республикасы халкына мондый ярдәм формасын оештырдык. Кешеләрнең китапларга ихтыяҗы бар, - дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов. - Китаплар үз укучыларын табар дип ышанам".
![](/upload/files/user/DSC_0517.jpg)
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 16 июнь 2023, 17:28