Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген шәһәр ипподромында мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен Сабантуй узды. Бәйрәм кунакларына оештыручылар традицион ярышлар әзерләде: капчык киеп йөгерү, капчык белән көрәш, чүлмәк вату, аркан тарту, призлар кисү, шахмат һәм шашка ярышлары, армспорт, көянтә белән су ташу һәм башкалар. Сабантуйны муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина тантаналы рәвештә ачты. Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән ул Сабантуйда катнашучыларны һәм кунакларны бәйрәм белән котлады. Бәйрәмнең меценаты итеп игезәк балалар тәрбияләүче Любовь Венеровна Михедюкова гаиләсе билгеләп үтелде. Гаиләгә телевизор тапшырылды.

Бәйрәмнең тантаналы өлешендә инвалидлар җәмгыяте активистлары һәм спортчылары бүләкләнде. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен Сабантуй-2023 шәһәрнең иң яхшы иҗат коллективлары һәм «Эврика» үзәге артистлары катнашында концерт программасы белән дәвам итте. Гер күтәрү ярышында Николай Бердников абсолют җиңүче булды.

Җомга, 16 июнь 2023, 18:12