Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 16 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

            Хөрмәтле чаллылылар! Сезне милли бәйрәмебез - Сабантуй белән котлыйм!

Бу бәйрәм, тарихи чикләрне үтеп, татар халкының милли байлыгының чын хәзинәсенә әверелде. Сабантуй-шәһәребездә яшәүче барлык милләтләрнең дуслыгы һәм бердәмлеге символы. Ул хезмәт шатлыгын һәм туган җиргә мәхәббәтне берләштерә. 

Бу бәйрәм көнендә яраткан шәһәребезнең чәчәк атуы өчен тырышлык куйган барлык тармак эшчеләренә ихлас күңелдән рәхмәт белдерәм.

Чаллы халкын югары сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясе белән өзлексез тәэмин  итүче республикабызның агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәренә рәхмәт сүзләре җиткерәм. 

Сабантуй якты тәэсирләр белән истә калсын, күп кенә уңай эмоцияләр бүләк итсен, туган Татарстаныбыз һәм Яр Чаллыбыз файдасына яңа масштаблы проектларны тормышка ашырырга рухландырсын.

Барыгызга да сәламәтлек, уңышлар, игелек һәм һәр гаиләгә иминлек телим! 



                                                                                                        Хөрмәт белән, Н. Г. Мәһдиев


Шимбә, 17 июнь 2023, 07:03