Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Милли бәйрәм татар авылына стильләштерелгән яңа мәйданчыкта башланды.

Шәһәр мәйданында «Сабантуй – дуслык һәм Хезмәт бәйрәме» дигән театральләштерелгән тамаша узды. Спектакльдә шәһәрнең 1500 артисты, биючесе, профессиональ һәм иҗади коллективлары, урта махсус уку йортлары, югары уку йортлары студентлары һәм мәктәп укучылары катнашты. ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев татарстанлыларны бүләкләделәр. Җиде кеше дәүләт бүләкләре алды, беренче тапкыр республиканың 27 кешесенә Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында чаллылылар да бар. Сабантуй хөрмәтенә ат чабышлары бөтен Татарстан һәм күрше республикалардан спортчыларны җыйды.

Чаллы Сабантуеның абсолют батырына яңа "Москвич" бүләк иттеләр. Бәйрәмнән фотоларны биредә карарга була.

Якшәмбе, 18 июнь 2023, 10:08