Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Хәзерге вакытта юл эшләрен башкару - 52%, яктырту - 50%, кечкенә архитектура формалары – 26%ка башкарылган", - дип хәбәр итте Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев шәһәр мэры катнашындагы аппарат киңәшмәсе барышында.   

«Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыруның өч елында Чаллыда 338 ишегалды территориясе төзекләндерелде, асфальт бетон катламының гомуми мәйданы 4,178 млн кв. метр, эшләр 3,470 млрд сумга төште, тышкы яктырту челтәрләре 487,342 млн сумга  тулысынча алыштырылды, шул ук суммага балалар, спорт һәм урам җиһазлары монтажланды.

Республика җитәкчелеге тарафыннан куркынычлар тумасын өчен барлык шартлар да тудырылган, - дип билгеләп үтте Илья Зуев. -"Безнең ишегалды" программасы кысаларында эшләрне башкаруның генераль подрядчысы итеп "Автомобиль юллары предприятиесе" билгеләнде, аларның эш тәҗрибәсе зур. Барысы да план буенча бара. Программа башланганчы урналар, эскәмияләр җитештерү производствосына бардык. Эш тәмамлангач, алар ишегалларында урнаштырылачак. Традицион рәвештә гамәлгә ашырылу вакыты Республика көненә туры килә". 

"Кашык төшке ашка кадерле диләр. 1 сентябрьдә ике мәктәп, балалар бакчасы төзелешен тәмамлыйбыз, Мәскәү проспектын, Мелекеска елгасындагы күпер асты борылышын, мәктәпләрдә азык-төлек блокларын капиталь ремонтлауны тәмамлыйбыз. Шуңа күрә бу вакытка ремонт эшләрен йомгакларга кирәк. "Безнең ишегалды" программасы буенча эш башкару өчен һава торышы уңай, - дип билгеләп үтте Наил Мәһдиев.

Дүшәмбе, 19 июнь 2023, 08:39