Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Чаллыда Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең беренче баш табибы Ирек Ишкинеевка барельефлы мемориаль такта ачылды. Тантаналы ачылышта Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов, сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Рөстәм Ногманов катнашты. Тантанага Ирек Гасыйм улы Ишкинеевның уллары һәм туганнары чакырылган иде. Гаилә Камада төзелә торган шәһәргә 50 ел элек күченгән. Ирек Гасыйм улы шәһәрнең сәламәтлек саклау өлкәсенә нигез салучы була. Ул хастаханәне төзелгәннән бирле җитәкли: көн саен төзелеш планеркаларында катнаша, проект документларындагы җитешсезлекләрне бетерә, тәкъдимнәр кертә, энергияле һәм югары квалификацияле табиб-белгечләр командасын туплый. "Ирек Гасыйм улы турында без: "Алар тарих ясадылар" дия алабыз. Андый кешеләр ярдәмендә без алга барабыз. Ул үзе артыннан зур мирас калдырган. Бүген бу якты зур эшне хастаханәнең заманча коллективы дәвам итә. Нәтиҗә бар. Коллективны «Ел табибы –Ак чәчәкләр» конкурсында җиңүе белән котлыйм. Минем уйлавымча, алда шәһәребез файдасына күп кенә яңа казанышлар булачак", - дип билгеләп үтте Фәрид Салахов. Хастаханә төзелеше 1973 елда башланган. Бу үз заманының уникаль проекты - республикада беренче күп профильле хастаханә һәм Советлар Союзында ул өченчесе була.

Мемориаль такта хастаханәнең беренче терминалына керү урынындагы бинада урнашкан. Шулай итеп, барельефта сурәтләнгән герой хастаханәгә килүчеләрне һәм хастаханә хезмәткәрләрен каршы алачак һәм озатачак. Чара бер минут тынлык һәм мемориаль тактага чәчәкләр кую белән тәмамланды.

Сишәмбе, 20 июнь 2023, 13:13