Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллы балалар бакчалары Белгород өлкәсе халкы өчен гуманитар ярдәм җыюга кушылды. Мәктәпкәчә учреждениеләр хезмәткәрләре, тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре «Бердәм Россия» партиясенең Чаллы җирле бүлеге игълан иткән хәйрия акциясендә иң актив катнашучыларның берсе булды. Чик буе территорияләрендә яшәүчеләргә гуманитар ярдәм җыю кысаларында алар тиз әзерләнә торган ризыклар, су, балалар азыгы, шәхси гигиена чаралары, хайваннар өчен азык һәм аш-су савытлары белән посылкалар әзерләгәннәр. Мондый авыр вакытта һәркемгә, бигрәк тә зыян күргән территорияләрдә яшәүчеләргә, ярдәм кирәк, дип билгеләп үтте тәрбиячеләр һәм балалар бакчалары мөдирләре.

Ярдәм җыю пункты Академик Рубаненко урамы, 7 йорт адресы буенча 08:00дән 17:00 сәгатькә кадәр эшли (тәнәфес 12:00-13:00 сәгатьтә). 

Чәршәмбе, 21 июнь 2023, 10:45