Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яшьләр көнендә "Заман" яшьләр үзәге һәм эшләүче яшьләр Советы шәһәр халкын һәм кунакларын ВЕЛОФЕСТка чакыра.

Яшьләр көнендә "Заман" яшьләр үзәге һәм эшләүче яшьләр Советы шәһәр халкын һәм кунакларын ВЕЛОФЕСТка чакыра.  Әлеге проект "Росмолодежь. Гранты: Микрогранты" Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды. Чара "Яшьләр көне-2023" бәйрәме кысаларында узачак. 

Велофестиваль программасында яшь велосипедчылар өчен спорт ярышлар каралган: - "Бэби ралли»:

Беговел ярышларында 2дән 3 яшькә кадәрле нәниләр катнаша ала, 

 өч тәгәрмәчле велосипедта 3тән 4 яшькә кадәрле балалар ярышы;

 өч тәгәрмәчле самокатта 4тән 5 яшькә кадәр;

 5тән 6 яшькә кадәрле балалар өчен дүрт тәгәрмәчле велосипедта ярыш;

 6дан 7 яшькә кадәргеләргә дүрт тәгәрмәчле велосипедта ярышлар каралган.

"Кидс ралли":

Ике тәгәрмәчле самокатта 7дән 8 яшькә кадәр; 

9-10 яшьлекләр өчен ике тәгәрмәчле самокатта йөрү; 

10 яшьтән 12 яшькә кадәр ике тәгәрмәчле самокатта йөрү.

Катнашучылар һәр яшь төркеме өчен билгеләнгән дистанцияне вакытка үтәргә һәм киртәләрне җиңәргә тиеш булачак. Финишта барысы да катнашучы дипломнарын алачак, ә һәр яшь төркемендә узышларда җиңүчеләргә призлар тапшырылачак. Ярышларда катнашу өчен 2023 елның 19 июненнән 21 июненә кадәр 57-08-70 телефоны буенча гариза бирергә кирәк. Теркәлү вакытында ата-аналар баланың фамилиясен, исемен һәм яшен, үз элемтә телефонын күрсәтергә тиеш булачак. Катнашу бушлай, велосипедлар, беговеллар, скутерлар бирелә. Балалар категорияләрендә урыннар саны чикләнгән. 

Өстәмә мәгълүматны 57-08-70 "Заман" яшьләр үзәге телефоны аша алырга мөмкин.

Чәршәмбе, 21 июнь 2023, 11:11