Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәре аз керемле гаиләләргә һәм ялгыз яшәүче гражданнарга адреслы ярдәм күрсәтүнең төп ысулы булган социаль контракт төзү программасында актив катнаша. Социаль яклау органнары һәм гаилә (граждан) арасындагы килешү буенча дәүләт тарафыннан ярдәм чаралары бирелә: бер тапкыр һәм ай саен түләүләр, эшкә урнашуда һәм укытуда ярдәм.

Социаль контрактны гамәлгә ашыруның уңышлы мисалларының берсе-эшсез Фәршат Тимергаяз улының мисалы. Фәршат Тимергаяз улы, халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә теркәлүгә, аңа социаль контракт төзү мөмкинлеге турында хәбәр итәләр. Төрмәдән азат ителү сәбәпле, аның матди хәле авыр була. Ул социаль контракт төзегән һәм эш эзләү белән бик кызыксынган.

Алдагы эш тәҗрибәсен исәпкә алып, мәшгульлек үзәге консультанты тарафыннан тиешле вакансия сайлап алына һәм эшсез ир-ат кыска вакыт эчендә "Инвестхимпласт" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә программа белән идарә ителә торган станоклар операторы булып эшкә урнаша. Фәршат Тимергаяз улы контракт шартларын үтәде һәм матди ярдәм алды, шулай итеп финанс яктан бәйсезгә әверелде.

Чәршәмбе, 21 июнь 2023, 12:22