Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллының "Мастеровые" театры мәйданчыгында юбилейлы 5 нче Халыкара рус чит ил театрлары фестивале старт алды.

Фестивальнең белем бирү секциясе Россия, Абхазия, Әрмәнстан, Белоруссия, Казахстан, Үзбәкстан һәм Көньяк Осетия театр коллективларының директорларын, сәнгать җитәкчеләрен һәм баш режиссерларын җыйды. Лекцияләрдә һәм мастер-классларда Татарстан Республикасы театрлары җитәкчеләре дә катнаша. Тәкъдим ителгән курсларда уку театр эшчәнлеге өчен кирәкле һөнәри белемнәрне практикада куллануга мөмкинлек бирәчәк.

2023 елның 21-29 июнендә «Мастеровые» рус драма театры үз мәйданчыгында юбилейлы 5 нче Халыкара рус чит ил театрлары фестивален кабул итә. Фестивальдә җиде илдән барлыгы 220дән артык артист катнашачак. 

Чәршәмбе, 21 июнь 2023, 15:29