Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Депутатлар корпусы берничә мәсьәләне карады: 2023 ел һәм 2024 һәм 2025 еллар план чорына бюджетка үзгәрешләр кертү турында; балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия составына; шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында һәм башкалар. Киңәшмә барышында тукталыш пунктларына исемнәр бирергә тәкъдим ителде: Сарман тракты һәм Аэродромная урамы киселешендә урнашкан тукталыш пунктларына, - "17 тукталыш комплексы"; К.Сибгатуллин һәм Жданов урамнары киселешендә урнашкан тукталыш пунктына, - "К. Сибгатуллин урамы тукталышы", Гостево һәм Аэродромная урамнары киселешендә, "Аэродромная урамы тукталышы".

Сәгыйть Халфин урамы һәм А.М. Плахов урамы киселешендә урнашкан 72 нче микрорайонда проектлана торган яңа урамга "Анатолий Мирошниченко урамы" исемен бирергә, – дип тәкъдим итте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов. А. Мирошниченко-шәһәрнең Мактаулы гражданы, инженер-энергетик, Чаллы шәһәрен үстерү өчен күп эшләр башкарган шәхес.

Моннан тыш, утырыш барышында Шәһәр Советының даими комиссияләре составына үзгәрешләр кертергә һәм Полина Трянинаны мәгариф, мәдәният, милли мәсьәләләр, яшьләр эшләре һәм спорт буенча даими комиссия составына кертергә тәкъдим ителде. "Аның эш тәҗрибәсе бар, Шәһәр Советында яшьләр хәрәкәте лидерлары булу мөһим", диде мэр. - Хезмәттәшләр ярдәм итәчәк һәм хуплаячак".

Барлык мәсьәләләр 29 июньдә Шәһәр Советының киләсе утырышында карауга чыгарылачак.

Пәнҗешәмбе, 22 июнь 2023, 11:01