Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллыда иң нәтиҗәле территориаль иҗтимагый үзидарәгә конкурс игълан ителде. Приз фонды 350 мең сум тәшкил итәчәк. Гран - при 50 мең сум; беренче урынны алган өч җиңүчегә 30 000 сум; икенче урын өчен 25 000 сум; өченче урын өчен 20 000 сум; дүртенче урын өчен 15 000 сум; бишенче урын өчен 10 000 сум бүлеп биреләчәк. Конкурска нәтиҗәләр 24 июльгә кадәр ясалачак. Бәяләү критерийлары булып халыкны актуаль мәсьәләләр буенча өйрәтү, мәдәни-массакүләм һәм спорт чараларын үткәрү; хокук бозуларны кисәтүгә, җәмәгатьчелекне саклауга юнәлдерелгән чараларда катнашу; ташландык автомобиль хуҗаларын ачыклау буенча эшләр үткәрү, территорияне төзекләндерү буенча ТИҮ эшен планлаштыру.

Шулай ук өмәләрне оештыру; агачлар утырту; «Иң яхшы йорт, ишегалды (урам), подъезд, чәчәкләр бакчасы» исеменә конкурслар үткәрү; башка идарә итүче оешмалар белән үзара хезмәттәшлек итү билгеләп үтеләчәк.

Пәнҗешәмбе, 22 июнь 2023, 10:56