Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген, Хәтер һәм матәм көнендә, Автозавод районы халкы Җиңү паркының мемориаль мәйданында, «Лавр таҗы» һәйкәле янында җыелды. Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, махсус хәрби операциядә катнашучылар, ТИҮ рәисләре, шәһәр халкы һәлак булган солдатларны бер минут тынлык белән искә алдылар, «Лавр таҗы» һәйкәленә һәм Советлар Союзы Геройлары бюстларына чәчәкләр салдылар. Бүген Автозавод районында 7 сугышта катнашучы, 7 концлагерь тоткыны һәм 4 Ленинград блокадачысы, 30 сугыш ветеранының тол хатыны, 189 тыл хезмәтчәне хезмәт фронты ветераны яши.

«Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Яр Чаллы филиалы волонтерлары «Хәтер шәме» Бөтенроссия акциясе кысаларында шәмнәр кабызды. 49 нчы мәктәп кадетлары Җиңү паркында мактаулы Хәтер вахтасы алып барды.

Пәнҗешәмбе, 22 июнь 2023, 16:12