Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Истәлекле дата көнендә Үзәк районы администрациясе башлыгы Эдуард Фәттахов фронтовик белән очрашты һәм Серафим Васильевич Агафоновтан 1941 елның 22 июнендә аның өчен нинди көн булуы турында сөйләвен сорады. Серафим Васильевич Мордва АССРның Пушкино авылында туган. 1944 елда Кызыл Армия сафларына алына. Тимер юл гаскәрләрендә хезмәт итә: башта 63-нче укыту полкында, аннары Хабаровск шәһәрендә урнашкан 71-нче Тимер юл полкында.

1946 елда Серафим Васильевич Ивано-Франковск шәһәренә, Бандеров бандаларын юк итү өчен 154 нче Оператив полкка, 1947 елда Высоколитовский 12 нче чик буе отрядына (Брест өлкәсе) җибәрелә. 1951 елда демрейтор дәрәҗәсендә демобилизацияләнә. Хезмәтен тәмамлагач, Горький шәһәренә килә, анда Горький автомобиль заводында слесарь-инструментчы булып эшли.

1973 елда Яр Чаллы шәһәренә килеп төпләнә, анда пенсиягә чыкканчы «КАМАЗ»да 6 разрядлы слесарь-инструментчы булып хезмәт куя. Серафим Васильевич Агафонов 2 кыз тәрбияләп үстерә, 2 оныгы һәм 1 оныкчыгы бар. Бүләкләре: 2 дәрәҗә Ватан сугышы ордены, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен медаль, Японияне җиңгән өчен медаль, юбилей медальләре, Күп еллык намуслы хезмәте өчен медаль, бишеллык ударнигы билгесе, ВЛКСМның 100 еллыгы билгесе.Б

Бүгенге көндә Үзәк районында 234 ветеран яши: 4 Бөек Ватан сугышында катнашучы, 7 концентрацион лагерь тоткыннары, 2 блокадалы Ленинградта яшәүче, 85 Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннары һәм 136 тыл хезмәтчәне.

Пәнҗешәмбе, 22 июнь 2023, 16:45