Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

22 июньдә Хәтер һәм матәм көнендә Алабуга районының Тарловка бистәсендә Бөек Ватан сугышы корбаннары мемориалына чәчәкләр салынды. Чарада беренче тапкыр Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты студентлары һәм 9, 39, 42 һәм 58 мәктәп укучылары катнашты. Алар - "Бердәм Россия" партиясенең Чаллы җирле бүлекчәсе проектында катнашучылар. Уку елы дәвамында бу балалар архив мәгълүматларын кулланып, эзләү эшчәнлеген алып барырга өйрәнгәннәр, Интернет челтәрендә мәгълүмат эзләгәннәр. Алар сугышта катнашучыларның язмышлары турында мәгълүмат эзләгәннәр. Аерым алганда, Бөек Ватан сугышы елларында Тарловка бистәсенең 4089 нчы эвакуация госпиталендә дәваланган 330 солдат турында, кызганычка каршы, ул солдатлар исән калмаган. 1978 елда биредә үлгән сугышчыларны зиратның үзәк өлешендәге туганнар каберлегендә күмеп куялар һәм 151 сугышчының исеме белән мемориал урнаштыралар. Хәзерге вакытта эзләү эшләре барышында Тарловка госпиталендә вафат булган 172 сугышчының исемнәре ачыкланган.

"Без бу солдатларның тормыш тарихын, чакырылыш урынын, аның беренче һәм соңгы сугышын торгызганда, балалар тарих дәресләренә бөтенләй башкача карадылар. Алар бу эшкә күңел биреп тотындылар", - дип сөйләде 58 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең тарих укытучысы Галия Кыямова.

кучыларның һәм студентларның эзләнү эшчәнлеге аша Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм геройлар турында истәлекне мәңгеләштерү һәм саклау проектның төп максаты. Бу проект тарихи хәтерне сакларга һәм яшьләрне патриотизм һәм Ватанга мәхәббәт рухында тәрбияләргә ярдәм итәчәк", - дип билгеләп үтте "Бердәм Россия" партиясенең Чаллы бүлекчәсе башкарма секретаре Римма Фәсхетдинова.

Пәнҗешәмбе, 22 июнь 2023, 17:36