Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев РФ төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин белән очрашты. Аерым алганда, очрашу барышында «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының барышы, 2023 елда федераль проектларны гамәлгә ашыру планнары, шулай ук социаль-мәдәни объектлар төзү турында сөйләштеләр.

Наил Мәһдиев җәмәгать киңлекләрен реконструкцияләү барышы турында хәбәр итте. Мәсәлән, «Прибрежный» паркы төзекләндерү объектына әверелде, аның өчен «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» проекты кысаларында Бөтенроссия тавыш бирү барышында 11 мең чаллылы актив тавыш биргән иде. Паркны төзекләндерү тулы көченә бара.

Моннан тыш, «Стимул» программасы буенча Чаллыда магистраль урам төзелеше дәвам итә, ул Мәскәү проспектының дәвамы булачак.

Җомга, 23 июнь 2023, 10:54