Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Хәтер һәм матәм көнендә 38 комплексның «Җиңү йолдызы» стеласы янында 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында һәлак булган солдатларны искә алдылар. 

Истәлекле чарада Үзәк районы администрациясе башлыгы Эдуард Фәттахов, «ЖилЭнергоСервис» директоры Ренат Ходжаев, Шәһәр Советы депутатлары, Үзәк районның ТИҮ рәисләре, шәһәр халкы катнашты.

Чараның мактаулы кунагы - Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Сальма Әхмәтхан кызы Әхмәтгәрәева булды. Аңа чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

53 нче мәктәп һәм 54 нче гимназия, «Лира» иҗат берләшмәсе укучылары тирән эчтәлекле шигырьләр укыдылар һәм сугыш еллары җырларын башкардылар. Чарада катнашучылар һәлак булган солдатларны бер минут тынлык белән искә алдылар, стелага чәчәкләр салдылар һәм «Хәтер шәме» Бөтенроссия акциясе кысаларында шәмнәр кабыздылар.

Пәнҗешәмбе, 22 июнь 2023, 21:26