Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Районның спорт мәйданчыкларында ишегалды командалары арасында Автозавод районы администрациясе Кубогына футбол матчлары уза. Аларга 14 июньдә старт бирелде һәм беренче матч узды, анда 15,19,27,28,77нче мәктәп укучылары катнашты. Барлык катнашучыларга Автозавод районы администрациясеннән грамоталар һәм туңдырма тапшырылды. 

Ярышларның икенче туры 16 июньдә 16.30 сәгатьтә 34 нче мәктәпнең спорт мәйданчыгында, өченче тур 20 июньдә 16.30 сәгатьтә 43 нче мәктәпнең спорт мәйданчыгында узды. 

Сайлап алу турларында җиңүчеләр 43 нче спорт мәйданчыгында хәл иткеч матчта очрашачак.

Җомга, 23 июнь 2023, 16:32